Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Дуров Telegram кулланучыларның телефонын хакимиятләргә тапшыру мөмкинлеген раслады
Telegram мессенджеры кулланучы кагыйдәләрен бозучыларның шәхси мәгълүматын хакимиятләргә тапшырырга мөмкин (нигезле сорау килгән очракта). Бу хакта мессенджерга нигез салучы Павел Дуров Telegram-каналында сөйләде.
Бизнесмен сүзләренчә, җинаятьчеләрнең Telegram мессенджерында эзләүдән явызларча файдалануына юл куймау өчен, хезмәт күрсәтү шартлары һәм конфиденциальлек сәясәте яңартылган — хәзер алар бөтен дөньяда бертөрле.
«Безнең кагыйдәләрне бозучыларның IP-адресы һәм телефон номеры хакимиятнең тиешле органнарына тапшырылырга мөмкин (законлы сорау килгән очракта), дип аңлаттык», - дип ассызыклады Дуров.
Конфиденциальлек сәясәтен үзгәртүне Дуров Telegram мессенджеры глобаль эзләү системасын модерацияләү эше белән аңлатты. Аннан соңгы атналарда белгечләр командасы эше нәтиҗәсендә бөтен проблемалы контент юк ителгән.
«Бу чаралар җинаятьчеләрне куркытырга тиеш. Telegram мессенджерындагы эзләү системасы дуслар табу һәм яңалыклар белән танышу өчен каралган, легаль булмаган товарлар тарату өчен түгел», — дип йомгаклады ул.
Мессенджерга нигез салучы 24 августта Азәрбайҗаннан Франциягә очып килде, аны Париж янындагы Ле-Бурже аэропортында тоткарладылар. Соңрак, 28 августта бизнесменга гаепләү белдерделәр һәм аңа суд күзәтчелеге билгеләделәр. Павел Дуровка Франция территориясеннән чыгу тыела, ул атнага ике тапкыр полиция участогына килеп билгеләнергә тиеш. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз