Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дуров Россия һәм Гарәб Әмирлекләре тәкъдим иткән дипломатик ярдәмнән баш тарткан
Эшмәкәр, «Телеграм»га нигез салган Павел Дуров Россия һәм Берләшкән Гарәб Әмирлекләр тәкъдим иткән дипломатик ярдәмнән баш тарткан. Бу хакта Politico газетасына сылтама белән ТАСС агентлыгы яза.
Басма мәгълүматлары буенча, Дуров Россия тарафыннан консуллык яклавыннан һәм Берләшкән Гарәб Әмирлекләре консулы визитыннан баш тарткан, әмма Гарәб Әмирлекләре консуллыгын вазгыять буенча хәбәрдә тотарга вәгъдә иткән.
Искәртеп үтик, Дуровны 24 августта Париж аэропортында тоткарладылар. Соңрак Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова хәбәр иткәнчә, Россиядә дипломатлар эшмәкәрне кулга алу вәзгыятендә мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр. «Консульский доступ» мөмкинлеген дә сораганнар. Франциядә Россия илчелегендә Дуровның хокукларын үтәүгә һәм аңа «консульский доступ» мөмкинлеген алуга ирешергә ниятләүләренә ышандырдылар, әмма Француз ягы әлегә бу мәсьәлә буенча үзара эш итми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз