Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Интертат»та гаилә кору турында сөйләшү: Кияүгә чыкмаган кызларга ипотека бирмәскә кирәк
«Интертат – иң популяр татарча медиа» бүгенге көннең иң әһәмиятле темаларының берсе булган – тиң пар табу, гаилә кору мәсьәләсенә багышланган очрашу-дискуссия оештырды. Бу хакта «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Адәмнәр һәм Һавалар» проекты авторы Ринат Исламов, яучылар Наилә Җиһаншина һәм Гөлназ Мөхәммәд үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
Рөстәм хәзрәт гаилә корудагы кыенлыклар рәтенә: әти-әниләрнең балаларының гаилә кору мәсьәләсенә игътибар бирмәүләрен, егет һәм кызларның «идеаль» кеше эзләүләрен һәм материаль якка артык басым ясауны кертте.
«Кияүгә чыкмаган кызларга ипотека бирмәскә кирәк, чөнки фатиры, машинасы булып, көне-төне эшләгәч, кызлар ир-атны кирәксенмәскә дә мөмкин. Дурак баш белән кияүгә чыкмасаң яки өйләнмәсәң, аннары авыррак була», - ди ул.
Бүгенге көндә «Гаилә» мәчетендә «Адәм белән Һава» исемле таныштыру үзәге бар, анда танышу кичәләре дә уза. «Танышу үзәгенең максаты – динле гаиләләрне тудыру, әмма безгә яулыклы-түбәтәйле егетләр һәм кызлар гына түгел, ә яулыксыз-түбәтәйсезләр дә килә», - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.

Ринат Исламов үзенең «Адәмнәр һәм Һавалар» проекты белән таныштырды.
«Әлеге проект 2019 елда башланып китте. Ул вакытта 15 кыз һәм егет очрашты. Тора-бара без ишәя башладык, соңгы чараларда «Туган авылым» комплексында ике көн эчендә 150 кешегә кадәр җыелды. Проект барышында яшьләр бергәләп ризык пешерәләр, интерактивларда катнашалар һәм соңыннан үзләре әзерләгән ризыктан авыз итәләр», - ди ул.
Хәзерге вакытта проект кабат беренчел форматына кайта, кечкенә төркемнәр генә җыела, чөнки мондый очрашуларда аралашу сыйфатлырак, дип аңлатты Ринат Исламов.

Әгәр дә кеше эштә, дуслар аша, ниндидер очрашуларда таныша алмый икән, яучының хезмәтеннән файдаланырга кирәк, әмма тәҗрибәле һәм озак еллар дәвамында эшләүче кешегә мөрәҗәгать итү яхшырак, дип саный яучы Гөлназ Мөхәммәд.

«Безнең «Татар гаиләсе» дип аталучы гаилә кору үзәгендә 15 ел дәвамында 3 мең кеше үзенең парын тапты. Безгә бик әйбәт кешеләр килә, дөньявилар да, диниләр дә бар», – ди Россия һәм Татарстан мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе һәм яучы Наилә Җиһаншина.
Аның сүзләренчә, парлар кавышканнан соң, яучылар алар белән 1-2 ел дәвамында элмәтәдә тора: гаиләдә чыккан низагларны, төрле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәләр, аңлату эшләре алып баралар. «Бу эшнең тагын бер уңай ягы – бездә аерылышучыларның саны бик аз. Кавышкан гаиләләрнең 90 проценты сакланып кала», - дип билгеләде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз