news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Duolingo телләр өйрәнү кушымтасы кулланучылары, татар телен өстәүне сорап, петиция язган

Телләр өйрәнү өчен Duolingo кушымтасы кулланучылары татар телен дә өстәүне сораган. Бу хакта кулланучылар Change.org петиция сайтында язганнар. Хәзерге вакытта петициягә 2548 кеше имза куйган.

«Duolingo дигән телләр өйрәнү өчен кушымта бар, анда 500 миллионнан артык кеше теркәлгән һәм бу платформа аша телләр өйрәнә. Шунда татар телен кертү мөмкинлеге дә бар. Петицияне 10 меңнән артык кеше имзаласа, татар телен дә кертеп булыр дип өметләнеп калабыз», - диде «Татар-информ»га Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Фото: www.change.org сайтыннан скриншот

Петиция авторы Римма Гомәрова Duolingo кушымтасын бик күп кешеләргә чит телләрне өйрәнергә булышуын искәртә. «Татар җәмәгатьчелеге исеменнән сездән кушымтагызга татар телен дә өстәвегезне сорыйбыз. Татар теле - Татарстанда дәүләт теле, Россиядә таралышы буенча икенче урында тора. Татарларның бай тарихы һәм мәдәнияте бар, татар телен белү - тарихи ватаныбыз һәм аның мәдәнияте турында күбрәк белергә теләгән кешеләр өчен файдалы булырга мөмкин», - дип яза ул.

Ул билгеләп үткәнчә, Росстат мәгълүматлары буенча, туган телдә сөйләшүче татарлар саны бер миллион кешегә кимегән. «Сезнең кушымтагыз татар телендә сөйләшүчеләр саны кими бару проблемасына игътибарны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Бездә рус һәм инглиз телләрендә татар теле курсын әзерләүдә методистлар һәм лингвистлардан торган тәҗрибәле командабыз бар», - диелә Римма Гомәрова текстында.

«Без ел башында Duolingo адресына хатлар да язып карадык, ләкин җавап килмәде, хәзер күп имзалы петиция булдырдык. Телеграм-каналда бу хакта язышкан идек. «Әйдәгез, мин дә хат язарга телим», - диючеләр күп булды. Петиция бастырылганнан соң күп кайтавазлар килде. Татарлар гына түгел, руслар арасыннан да методика яки лингвистика ягыннан ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр бар. Башкорт һәм Саха активистлары: «Уңышлы булсын, без дә сезнең юлдан китәрбез», - дип яза», - диде Римма Гомәрова «Татар-информ»га.

Аның әйтүенчә, аерым кушымта ясау тәкъдиме белән дә чыгучылар булган.

«Без инде ул хакта күптән уйлаша идек, әмма бер тел өйрәнү өчен аерым кушымта ясап, кешеләрне аны йөкләргә өндәүгә ресурслар сарыф иткәнче, 500 миллион кеше куллана торган аңлаешлы һәм әзер продуктка татар телен өстәү бәрәкәтлерәк булыр дигән фикергә килдек. Татар телен өйрәнүне рус телендә сөйләшүчеләр өчен – рус теле нигезендә һәм чит илдә туып-үскән татарлар өчен – инглиз теле нигезендә булдырырга тәкъдим итәбез. Татардан тыш, башка милләт кешеләре дә өйрәнергә теләр дип ышанабыз», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100