Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Думага хезмәткәрләрне кыскартканда аларның хокуклары турында закон проекты кертелде
Хезмәткәрләрнең башка вазифага күчергәндә аның хокукларын төгәлрәк язарга тәкъдим иттеләр. Бу хакта закон проектын Дәүләт Думасына депутат Сардана Авксентьева («Яңа кешеләр» партиясе) кертте. Бу хакта «Российская газета» сайты яза.
Гамәлдәге закон буенча, эш бирүче хезмәткәрне штатны кыскартканда яки биләгән вазифасына туры килмәгәндә (аңа башка туры килерлек эш тәкъдим итә алмаса) эштән җибәрә ала. Шул ук вакытта эшчегә әлеге җирлектә булган вакансияләр тәкъдим итәргә кирәк.
Депутат аңлатканча, вакансияләр тәртибе һәм эзлеклелеге Хезмәт кодексында билгеләнмәгән. Моннан тыш, «әлеге җирлек» термины да аңлатылмаган, бу эш бирүчеләр тарафыннан законсызлыкларга нигез булып тора, дип саный депутат.
Авксентьева тәртипне төгәлләштереп язарга тәкъдим итә. Һәм аның буенча эш бирүче беренче чиратта хезмәткәргә квалификациясенә туры килә торган вазифалар, ә алар булмаганда яки эштән баш тартканда – түбәндәрәк торган яки азрак түләнә торган вазифалар тәкъдим итәргә тиеш.
Шулай ук закон проекты «башка җирлек» терминына билгеләмә дә кертә – ул хезмәткәр эшли торган торак пункт чикләреннән чыккан территория.
Өстәмә рәвештә Хезмәт кодексын унификацияләү, кабатлана торган формулировкаларны бетерү тәкъдим ителә. Бу аны кулланганда хаталар булу ихтималын киметергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз