Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Думага сайлауның соңгы көнендә Казанда узачак мәдәни чаралар программасы билгеле
Төп сәхнәдә Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Артур Исламов һәм башка эстрада йолдызлары чыгыш ясаячак, сәгать унда салют була.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов бүген үтәчәк мәдәни бәйрәмнәр турында сөйләде.
«Бүген, сайлауларның соңгы көнендә, Казанның „Ак Барс Арена“ стадионы каршындагы мәйданда Татарстан һәм Россиянең эстрада йолдызлары катнашында зур концерт булачак. Программа көндезге 14.00 сәгатьтә башланып, кичке 22.00 сәгатькә кадәр барачак», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.
Аның әйтүенчә, парковка мәйданчыгында театр, музыка, бию, бакчачылык темасына төрле остаханәләр эшләячәк. «Яшьләр өчен дә мәйданчык була, алар караоке җырлап, спорт уеннарында үзләрен сынап карый алачак», — ди ул.
«Төп сәхнәдә Yummy music лейблы, Gauga, Ilgiz чыгыш ясаячак. Кичен татар эстрадасы йолдызлары — Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, Артур Исламов җырлаячак. 21.00 сәгатьтә „Ума Турман“, Филатов һәм Karas төркемнәре, рэпер Мот һәм Россиянең халык артисты Олег Газмановның чыгыш ясавы көтелә», — диде Азат Абзалов.
Азат Абзалов 22.00 сәгатьтә салют булачагын әйтте. «Аренага „мин тавыш бирдем“ беләзекләре белән түләүсез кереп була. Шулай ук мәйданчыкларда ашау нокталары оештырыла. Шул ук беләзекләр белән җәмәгать транспортында да бушлай йөрергә мөмкин. Һава торышы шартлары яхшы булса, һавага йөрәк формасындагы шарны күтәрәчәкләр», — дип сөйләде ул.
Аның фикеренчә, сайлаулар мәдәни бәйрәмнәрне тагын да кызыклырак итә. «Яшәү урыны буенча 40 чара, парк һәм скверларда биш мәдәни чара үткәрелде. Кичә „Кросс нации“, „Тәмле Казан“ чараларында актив катнаштылар. Бәйрәмнәрдә Казаннан гына түгел, башка районнардан да килүчеләр бар», — ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз