news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Думага май бәйрәмнәрендә ял көннәрен арттыру турындагы закон проекты тапшырылды
“Минем фикеремчә, гыйнварда без 1, 2 һәм 7 сендә ял итәргә тиеш, ә калган бәйрәм көннәрен майга күчерергә кирәк”, - диде депутат Антон Беляков
Скопировать ссылку
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Антон Беляков РФ Хезмәт кодексына май бәйрәмнәренең санын арттыру турындагы төзәтмәләрне палата каравына тапшырды.
Аның нигезендә, Яңа ел каникулларын кыскарту хисабына 1-4 май көннәрен эш көне булмаган бәйрәм көннәре дип танырга кирәк. “Минем фикеремчә, гыйнварда без 1, 2 һәм 7 сендә ял итәргә тиеш, ә калган бәйрәм көннәрен майга күчерергә кирәк”, - дип белдерде депутат.
Ул ачыклык керткәнчә, “май башында традицион рәвештә дача сезоны ачыла. Россиялеләрнең күпчелеге әлеге вакытны дача кишәрлекләрен кыштан калган чүп-чардан арындыруга багышлый, яшелчәләрне чәчәргә әзерли. Шунлыктан россиялеләргә бу эшләрне башкару өчен бүгенге кебек бер түгел, ә дүрт көн бирү мантыйкка ярашлы булыр иде”, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.
Өстәвенә, Беляков фикеренчә, “Яңа ел каникуллары ун көнлек эчү мәҗлесенә әверелә”: нәкъ менә шушы көннәрдә исерткеч эчемлекләрне күп куллану нәтиҗәсендә үлүчеләр саны башка айларга караганда 6-8 процентка арта.
Янгыннар саны буенча да хәл шундый ук. “РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россиядә Яңа ел каникулларында янгыннар нәтиҗәсендә тәүлегенә 160 ка якын кешенең гомере өзелә”, - дип раслый депутат.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot