news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думага махсус операциядә катнашучыларга акчалата түләүләр турындагы төзәтмәләр кертелде

Махсус операция мәсьәләләре буенча эшче төркем Дәүләт Думасына төзәтмәләр кертте, алар кысаларында махсус операциядә катнашучыларга айлык түләү тулысынча акчалата биреләчәк, дип хәбәр итте төркем җитәкчесе, «Бердәм Россия»нең Генераль советы секретаре Андрей Турчак. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Махсус хәрби операция катнашучыларына айлык түләү тулысынча акчалата биреләчәк. Махсус хәрби операция буенча эшче төркем Дәүләт Думасына шундый төзәтмәләр кертте. Хәзер хәрби хәрәкәтләр ветераннары аны өлешчә акчалата, өлешчә социаль хезмәтләр җыелмасы рәвешендә ала, аларга бушлай дарулар алу хокукы, җәмәгать транспортында шәһәр яны поездларында бушлай йөрү, шифаханәдә ял итү һ.б. керә», – дип яза «Бердәм Россия»нең матбугат хезмәте Турчак сүзләрен.

Ул билгеләп үткәнчә, «социаль ярдәмнең мондый өлешен реаль акчага» күчерергә мөмкин, әмма моның өчен алдан гариза бирергә кирәк.

«Социаль хезмәтләрдән хәрбиләр окопта утырып файдалана алмый. Әгәр кемдер теләсә, ул Социаль фондка гариза биреп, җәмәгать траспортында бушлай йөрү, шифаханә, даруларга ташламалар ала алачак. Ул шулай акчаның бер өлешен алудан баш тарта. Ләкин башта бу дәүләт түләве махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга тулысы белән акчалата формада киләчәк. Бу хакта бездән махсус хәрби операциядә катнашучылар сорады», – дип нәтиҗә ясады төркем җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100