Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Думага дача амнистиясенең 1 июньнән үз көченә керүе турында закон проекты тапшырылды
Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников Думага дача амнистиясе турындагы законның үз көченә керү вакытын агымдагы елның 1 сентябреннән 1 июньгә күчерүне күздә тоткан канун проектын тапшырды. Депутат чәршәмбе көнне журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Дача амнистиясенең үз көченә керү вакытын 2022 елның 1 июненә күчерергә тәкъдим ителә, планлаштырылган срок – 2022 елның 1 сентябре», - диде Крашенинников. Аның сүзләренчә, бу гражданнарның күчемсез милеккә һәм җир кишәрлекләренә хокукын рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерергә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз