news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думага армиянең абруен төшергән өчен гражданлыктан мәхрүм итү турында төзәтмәләр кертелде

Дәүләт Думасына Президент тарафыннан гражданлык турындагы закон проектына төзәтмәләр тапшырылды, аның буенча Россия армиясенең дәрәҗәсен төшергән өчен гражданлыктан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге яңалык алынган гражданлыкны туктату рәвешендәге җәза бирелергә тиешле җинаятьләр исемлеген киңәйтә, биредә Җинаять кодексы маддәләре хакында сүз бара.

Моңа ачыктан-ачык экстремизмга чакыру, Россия Федерациясенең территориаль бөтенлеген бозуга юнәлдерелгән гамәлләр кылу, РФ Кораллы Көчләре турында белә торып ялган мәгълүмат тарату, Россия армиясенең дәрәҗәсен төшерүгә юнәлдерелгән гамәлләр, шулай ук дәүләт эшлеклесенең тормышына кул сузу, кораллы фетнә оештыру, талау, ришвәт бирү, вандализм, дәүләт гербын һәм флагын мәсхәрә итү кебек җинаятьләр нигез була ала.

Дәүләт Думасы әлеге закон проектын апрель аенда беренче укылышта карады. Документның башлангыч вариантында дәүләткә каршы авыр җинаятьләр, террорчылык эшчәнлеге, наркотиклар белән сәүдә итү һәм гражданин үз теләге белән ялган документлар ясаган өчен гражданлыктан мәхрүм итәргә тәкъдим ителгән иде.

Проект шулай ук гражданлыкны гадиләштерелгән тәртиптә алу хокукына ия категорияләрне билгеләү буенча ил Президенты вәкаләтләрен киңәйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100