Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Думадагы Татарстаннан биш депутат «Клуб депутаты» рейтингында беренче йөзлеккә керде
Дәүләт Думасындагы Татарстаннан биш депутат Дәүләт Думасы депутатларының «Клуб депутаты» 28 нче интеграль рейтингында беренче йөзлеккә керде. Республикадан бер парламентарий - Илья Вольфсон – топ-50 эксперт индексына кергән.
«Клуб депутаты» рейтингында Максим Топилин 39,13 балл белән 54 нче урынны алды, Олег Морозов - 76 нчы (35,78 балл), Әлфия Когогина – 79 нчы (35,66 балл), Айдар Метшин – 94 нче (34,64 балл).
Илья Вольфсон гомуми рейтингта 34,24 балл нәтиҗәсе белән 97 нче урынны алган. Эксперт индексында парламентарий 46 нчы позициядә урнашкан.
«Клуб депутаты» рейтингы берничә күрсәткеч нигезендә формалаша, алар арасында парламентарийларның Дәүләт Думасындагы активлыгы, халык тавыш бирү индексы, экспертлар бәяләве һәм цитаталар индексы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз