news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада йортларга газны автомат рәвештә яба торган плитәләр урнаштырырга тәкъдим итәләр

«Газ-контроль» термоэлектр системасы газның саркып чыгуына юл куймаска ярдәм итәчәк.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа төзелгән һәм капиталь ремонт ясалган йортларда газ чыккан очракта аны автомат рәвештә ябып куя торган плитәләр урнаштырырга кирәк. Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Галина Хованская шундый инициатива белән чыккан. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Газ-контроль» термоэлектр системасы газның саркып чыгуына юл куймаска ярдәм итәчәк. Мисал өчен, конфорка ялкыны кинәт сүнгән очракта газ килүдән туктаячак.

Әлеге инициативага күптән түгел Магнитогорскида килеп чыккан фаҗига сәбәп булды. Анда торак йортта газ шартлау нәтиҗәсендә 39 кешенең гомере өзелде.

«Газпром»да Хованскаяның идеясен хупласалар да, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында газда одорантларның күләмен арттыру күпкә нәтиҗәлерәк булачак дип саныйлар. Газның исе никадәр зәһәр булса, аның саркып чыгуын шулкадәр тизрәк ачыкларга мөмкин, диләр ведомствода.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100