news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада ялган «дәүләт бүләкләре» саткан, тагып йөргән өчен штрафка тартырга тәкъдим итәләр

Якын арада Дәүләт Думасына тышкы күренеше белән РФ, СССР һәм РСФСР дәүләт бүләкләренә охшаган билгеләрне ясаган, саткан һәм сатып алган өчен җаваплылыкны катгыйландыруны күздә тоткан закон проекты тапшырачаклар. Документ бер төркем депутатлар тарафыннан әзерләнгән, ә инициативаның авторы - Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, закон проекты гражданнар өчен – 3-5 мең, вазифаи затлар өчен – 4-5 мең, юридик затлар өчен 100 мең сумга кадәр штрафлар кертүне күздә тота. Барлык очракларда да мондый билгеләрне конфискацияләү ниятләнә. Закон проекты инициаторлары шулай ук канунны кабат бозган өчен җинаять җаваплылыгы кертергә тәкъдим итә.

Инициативаның максаты - бигрәк тә агымдагы вакыйгалар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны бүләкләүгә аерым игътибар бирү контекстында дәүләт бүләкләренең абруен саклау.

Шул ук вакытта, әгәр дәүләт бүләкләренә охшаш билгеләрне халык алдында тагып йөртмәсәләр, коллекционерларга әлеге яңалык кагылмаячак. Биредә үзләрен хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар яки ветераннар итеп күрсәтеп, тирә-юньдәгеләрне аңлы рәвештә ялгыш юлга кертүчеләр турында сүз бара.

«Бүген мондый билгеләр интернетта да сатыла. Алар ялган билге түгел, ләкин чын бүләк иллюзиясен тудыралар. Кемдер аларны үзен герой итеп күрсәтү өчен сатып ала. Бу чын геройларны түбәнсетә һәм казанышларның бәясен төшерә», – дип искәртте Дмитрий Гусев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100