news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Думада яңа ел телепрограммасын тамашачылар теләген исәпкә алып төзергә тәкъдим иткәннәр

Виталий Милонов сүзләренчә, 2016 елда россиялеләр яңа ел бәйрәмнәре программасыннан канәгать калмаган.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Дәүләт Думасында яңа ел телепрограммасын тамашачылар теләген исәпкә алып төзергә тәкъдим иткәннәр. Әлеге тәкъдим белән депутат Виталий Милонов чыккан, дип яза RT.

Милонов баштан россиялеләрдән сораштыру уздыру яклы. Тиешле мөрәҗәгатьне Россия Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгына һәм парламентның түбән палатасы мәдәният комитетына 18 декабрьдә юллаячаклар.

Виталий Милонов сүзләренчә, 2016 елда россиялеләр яңа ел бәйрәмнәре программасыннан канәгать калмаган.

“Тапшырулар һәм концертлар кызыксыз булды һәм үзенчәлекле түгел иде. Каналдан каналга “күчеп йөрдек” - шул ук чыгышлар белән шул ук артистлар булды”, - дип билгеләп үткән Милонов.

news_right_1
news_right_2
news_bot