news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада хәрби хезмәткә чакыру яшен 30 яшькә кадәр күтәрү этаплап узачагын белдерделәр

Хәрби хезмәткә чакырылыш яшен 30 яшькә кадәр күтәрү этаплап барачак, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Андрей Картаполов. Аның сүзләренчә, парламентның түбән палатасы бу мәсьәләне 25 июльдә узачак утырышта караячак.

«Болар барысы да этаплап булачак. 2024 елдан башлап бер елга күчәчәк, 2026 елның 1 гыйнварына», – дип яза РИА Новости сәясәтче сүзләрен.

Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткә чакырылыш яшен арттыру турындагы закон проекты хәзер 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ир-атларны хәрби хезмәткә чакыруны күздә тота. Дәүләт Думасы бу төзәтмәне беренче укылышта хуплады. Моннан тыш, чакырылыш яшендәге түбән чикне әкренләп 18 яшьтән 21 яшькә кадәр күтәрергә тәкъдим ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100