news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада вузда укуын тәмамламаган кешеләр өчен «база белгечлеге» кертергә тәкъдим иттеләр

Югары белем бирү системасында югары уку йортларында укуын тәмамламаган кешеләр өчен аерым дәрәҗә - «база белгечлеге» кертергә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышовка сылтама белән хәбәр итә.

«Без белем бирүнең Болонья системасыннан чыгабыз. Стандартлар үзгәрә, шуңа бәйле рәвештә без югары белем бирүнең төп программасы буенча укуын тәмамламаган, әмма арадаш аттестацияләрне уңышлы узган кешеләр өчен «база белгечлеге» стандартын тәкъдим итәбез», - дип ачыклык кертте ул.

Депутат сүзләренчә, шундый диплом төрле сәбәпләр белән югары уку йортларын тәмамлый алмаган миллионлаган кешегә тагын да дәрәҗәлерәк вазифаларга дәгъва кылырга мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, Чернышов совет белем бирү системасында тулы булмаган югары белем категориясе булуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100