Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Думада үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгарырга чакырдылар
Россиядә террорчылык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларга карата үлем җәзасы куллануга мораторийны гамәлдән чыгарырга кирәк. Мондый фикерне Дәүләт Думасы депутаты Алексей Журавлев белдерде. Бу хакта ул Мәскәүдәге «Алые Паруса» торак комплексында булган шартлауны шәрехләгәндә әйтте.
«Европа берлегендәге структураларга игътибар итмичә, террорчылар өчен үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгарырга кирәк», - диде парламентарий NEWS.ru белән әңгәмә вакытында.
Россиядә үлем җәзасына мораторий 1997 елдан гамәлдә. Россия Федерациясе Кеше хокукларын һәм төп ирекләрен яклау турындагы конвенциягә 6 номерлы беркетмә имзалады. Шул рәвешле Россия иң югары җәза чарасын куллануга мораторийны гамәлгә кертергә йөкләмә алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз