Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Думада укучыларның ата-аналары белән «Мөһим темага сөйләшүләр» үткәрергә тәкъдим иттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова мәктәпләрдә «Мөһим темага сөйләшүләр» форматында ата-ана җыелышлары оештырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, ата-аналарның сыйныф җитәкчеләре белән әңгәмәләре вакытында тематик сөйләшүләр үткәрергә кирәк һәм фикер алышулар «пәрдә сатып алуга» гына кайтып калмаска тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Мәгариф министрлыгына ата-аналар өчен «Мөһим темага сөйләшүләр» үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәчәкбез. Ул чагында ата-аналар җыелышына да теләбрәк килерләр», - диде депутат.
«Мөһим темага сөйләшүләр» - Россия мәктәпләренең I-XI сыйныф укучылары катнашындагы сыйныф сәгатьләренең яңа форматы. Мондый әңгәмәләр ватанпәрвәрлекне, әхлаклылыкны үстерү, балаларны үз иленең чын гражданнары итеп тәрбияләү, шулай ук аларны тарихи яктан агарту максатыннан һәр уку атнасының башында үткәрелә. Беренче дәрес Россиянең барлык мәктәпләрендә 2022 елның 5 сентябрендә – Белем көнендә узды. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин 1 сентябрьдә Калининградка сәфәре вакытында бер мәктәптә шундый дәресне шәхсән үзе үткәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз