Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Думада уку йортларының ялган сайтлары арту турында сөйләделәр
Кабул итү кампаниясе чорында югары уку йортлары һәм көллиятләрнең рәсми битләреннән аерып булмый торган ялган сайтлар барлыкка килү очраклары ешайды. Бу хакта Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты әгъзасы һәм «Цифрлы Россия» проекты координаторы Антон Немкин RT белән әңгәмә вакытында кисәтте.
Аның сүзләренчә, мошенниклар уку йортларының чын сайтларының логотибын, дизайнын һәм бүлекләре структурасын күчереп ала, шулай ук чын доменнан бер символ белән генә аерылып торучы домен терки. Мондый ресурслар эзләү системаларында, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда реклама аша һәм электрон таратулар ярдәмендә таратыла. Сайтларда «алдан укырга алу», «әзерлек курслары» һәм тизрәк түләгән очракта бирелә торган «квоталар» турында белдерүләр урнаштырыла. Кулланучыларга шәхси мәгълүматларын тутырырга һәм алдан түләп куярга тәкъдим итәләр.
Немкин ассызыклаганча, мошенниклар укырга керүчеләрнең һәм аларның әти-әниләренең дулкынлануыннан файдалана. Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре борчылу сәбәпле мәгълүматның дөреслеген тикшереп тормаска мөмкин. Ул сайтның адресын игътибар белән тикшерергә һәм мәгълүматларны рәсми чыганаклар — Мәгариф министрлыгы сайты һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталы белән чагыштырырга киңәш итте. Ул шулай ук бер генә уку йорты да шәхси затларның банк карталары аша түләү кабул итми — бары тик рәсми реквизитлар аша гына, дип искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз