news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Думада түрәләрнең җәмәгать транспортында йөрергә тиешлеге турында проектны кире кактылар

Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты дәүләт хезмәткәрләрен атнасына ике тапкыр җәмәгать транспортында йөрергә мәҗбүр итә торган закон проектын кире кагарга тәкъдим итте. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Әлеге инициатива авторлары, шундый чара тәкъдим итеп, түрәләрнең игътибарын шәһәр җәмәгать транспорты проблемасына юнәлтергә тырышкан иде. Әмма, Дума депутатлары инануынча, мондый чара артык, ә бу проблемаларны җаваплы затларның белеме һәм тәҗрибәсе ярдәмендә хәл итәргә мөмкин.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин түрәләрнең илебездә җитештерелгән автомобильләрдән генә файдаланырга тиешлеген искәрткән иде. Дәүләт башлыгы фикеренчә, бу мәсьәләдә «тыйнаграк булырга» кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot