news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Думада социаль туклану турындагы закон проектының беренче редакциясен әзерләделәр

Дәүләт Думасында социаль туклану турындагы закон проектының беренче редакциясен әзерләгәннәр. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата, ана һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, документны комитет каршындагы эшче төркем әзерләгән. Закон проекты дөрес, тулы һәм арзанлы туклану мәсьәләләрен колачлый.

«Сүз, беренчедән, азык-төлек кәрзинендәге продуктларның аксымнар, майлар һәм углеводлар балансы һәм аларның сыйфаты турында бара», – дип аңлатты Буцкая.

Моннан тыш, парламентарий билгеләп үткәнчә, туклану тулы (сыйфатны тәэмин итү һәм контрольдә тоту буенча аерым блокны кертеп) һәм кешеләр өчен кулай бәяле булырга тиеш. Закон проекты эксперт бергәлеге катнашында камилләштереләчәк.

«Бу тема бик мөһим. Процессны озакка сузарга ярамый, чөнки сәламәтлекне саклау дөрес тукланудан башлана. Димәк, безнең илнең сәламәт киләчәге әлеге законнан тора», – дип йомгаклады сүзен Буцкая.

news_right_1
news_right_2
news_bot