news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рус телен алынма сүзләрне чамадан тыш кулланудан саклау турында закон кабул ителде

Дәүләт Думасы рус телен алынма сүзләрне чамадан тыш кулланудан сакларга тиешле закон проектын соңгы укылышта кабул итте. Документ узган елның октябрь ахырында тапшырылган иде.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге проект «бердәм күпмилләтле дәүләттә Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак рус теленең берләштерүче ролен искәртә, Россия Федерациясенең дәүләт телен куллану мәҗбүри булган өлкәләрне киңәйтә һәм конкретлаштыра».

Закон норматив сүзлекләр, грамматика һәм белешмәлекләр дигән төшенчәләрне кертә, алар дәүләт теле сыйфатында кулланылган вакытта заманча рус әдәби теленең нормаларын терки.

Рус телендә гомуми кулланышта тиңдәше булмаган һәм аларның исемлеге норматив сүзлекләрдә урын алган алынма сүзләр генә искәрмә булып тора.

Шулай ук норматив акт проектларының рус теле нормалары һәм кагыйдәләренә тәңгәл килүен ачыклау өчен мәҗбүри лингвистик экспертиза үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot