news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада «рус җирләрен кушу» дүрт төбәк белән генә төгәлләнмәячәге хакында белдерделәр

Тарихи рус җирләрен кушу процессы әле тәмамланмады, дип искәртте Кырым төбәгеннән Дәүләт Думасы депутаты Константин Бахарев. Луганск һәм Донецк Халык Республикаларын, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен Россиягә кушу «соңгы этап түгел әле», дип белдерде ул. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Узган референдумнар барышында азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләр белән аралашуым да шуны күрсәтә – алар Киев хунтасын күралмый, куркып арыдык һәм Россия генә бирә ала торган тынычлык һәм тотрыклылык тантана итүен телибез, диләр», - дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп узабыз: 23-27 сентябрьдә Луганск һәм Донецк Халык Республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Россиягә кушылу буенча референдумнар узды. Сайлау комиссияләре мәгълүматлары буенча, халыкның күпчелеге әлеге инициативаны хуплаган. 30 сентябрьдә РФ Президенты Владимир Путин һәм әлеге төбәкләрнең башлыклары дүрт яңа субъектның Россиягә кушылуы турындагы килешүне имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100