news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Думада Россия мәктәпләрендә Махсус хәрби операция башлану көнен үткәрергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасындагы Мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка 24 февральдә мәктәпләрдә, махсус операция ветераннарын чакырып, махсус хәрби операция башлану еллыгына багышланган чаралар үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

«РФ Мәгариф министрлыгына махсус хәрби операция башлану еллыгына багышланган гомуммәктәп чараларын оештыру программасын әзерләргә тәкъдим ителә», - диелә хатта.

Депутат, чакырылган ветеран катнашында, махсус хәрби операция вакыйгаларына багышланган видеороликлар күрсәтергә тәкъдим итә. Чаралар «Махсус хәрби операция башланган көн» дип аталырга мөмкин – укучыларга махсус хәрби операциянең башлану тарихы, аның сәбәпләре, максат һәм бурычлары, төп вакыйгаларның барышы хакында сөйләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot