Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Думада рәсми булмаган мәшгульлекнең пенсия өчен тискәре нәтиҗәләре турында искәртттеләр
Рәсми булмаган мәшгульлек пенсия билгеләүгә бәйле җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шулай дип белдерде. Бу хакта News.ru порталы хәбәр итә.
Парламентарий искәртеп үткәнчә, рәсми рәвештә урнашмыйча эшләү хезмәт стажыннан һәм больничныйлардан мәхрүм итә. 90нчы елларда соры хезмәт хакы алган кешеләр инде пенсия тупланмаларының кимүен сизде, дип мисал китерде ул.
«Асылда, хезмәткәр рәсми булмаган мәшгульлек белән үзенә кыенлык китерә, чөнки ул больничный вакытында дәүләттән тиешле ярдәм алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Аның үз пенсия хокукларын формалаштыру, шәхси пенсия коэффициентларын һәм хезмәт эшчәнлеге чорында эш стажын туплау мөмкинлеге юк», - диде Бессараб.
Депутат сүзләренчә, дәүләт эш бирүчеләргә карата штрафлар һәм җинаять җаваплылыгы кулланып, рәсми булмаган мәшгульлек белән актив рәвештә көрәшә. Өстәвенә, салым органнары кайбер билгеләр (мәсәлән, тармактагы керемнәр күләменә туры килмәү) буенча соры хезмәт хакларын ачыклый ала, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз