Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Думада педагогларны артык кәгазь эшеннән азат итәргә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов мәгариф министры Сергей Кравцовка педагогларга бюрократик йөкләнешне киметү инициативасы белән мөрәҗәгать юллаган. Парламентарий укытучы хисаплар, белешмәләр һәм укыту эше белән турыдан-туры бәйле булмаган башка документлар рәсмиләштерүгә эш вакытының 10 процентын гына сарыф итә ала, дип закон нигезендә билгеләргә тәкъдим итә.
РИА Новости карамагындагы документта билгеләп үтелгәнчә, Чернышов РФ Хезмәт кодексына һәм «Белем бирү турында»гы федераль законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Моннан тыш, ул методик тәкъдимнәр әзерләргә һәм педагог алып барырга тиешле мәҗбүри документлар исемлеген расларга кирәк, дип саный. Шул ук вакытта ул аларны рәсмиләштерүгә сарыф ителә ала торган вакытның лимитын билгеләргә тәкъдим итә.
Шулай ук инициативада мәгълүмат белән эшне автоматлаштырылган форматка максималь дәрәҗәдә күчерү өчен аудит һәм хисап системасын цифрлаштыру турында әйтелә.
Вице-спикер фикеренчә, әлеге чараларны гамәлгә ашыру укытучыларга укучылар белән күбрәк эшләргә мөмкинлек бирергә, белем бирү сыйфатын арттырырга һәм педагогларның һөнәрдән күңеле кайту куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз