news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Укытучыларга көньяктагы курортларга сәяхәт өчен махсус билет кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов «педагогик юл йөрү билеты» кертергә тәкъдим итте. Аны мәктәп укытучылары бер мең сумга сатып алып, Россиянең көньягындагы курортларга сәяхәт итә алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Педагогик юл йөрү билеты» мәктәп укытучыларына бер мең сумга Россия курортларына билет сатып алу мөмкинлеген бирә. Калган чыгымнар дәүләт биргән субсидия рәвешендә булырга тиеш», - дип искәртте Чернышов.

Әлеге чара санкцияләр вакытында Россиянең туристлык тармагына да, укытучыларга да ярдәм булачак, диде парламентарий.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100