news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада мобилизациянең яңа дулкыны кайсы очракта игълан ителергә мөмкин икәнен аңлаттылар

Думада мобилизациянең яңа дулкыны кайсы очракта игълан ителергә мөмкин икәнен аңлаттылар
Фото: «Татар-информ»

Россиядә өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны илнең оборона предприятиеләрендә җитештерү киңәйтелгән очракта гына игълан ителергә мөмкин. Дәүләт Думасының Саклану комитеты әгъзасы Андрей Гурулев шулай дип белдерде. Бу хакта Ura.ru басмасы хәбәр итә.

«Өлешчә мобилизация бөтенләй башка параметрларга – безнең сәнәгатьнең бүгенге көндә хәрби бурычларны үти торган берләшмәне тәэмин итү мөмкинлегенә бәйле», - дип искәртте отставкадагы генерал-лейтенант.

«Бүген безнең сәнәгать махсус хәрби операция зонасындагы берләшмәне тәэмин итәргә сәләтле. Масштаблар арткан очракта, бу мәсьәлә каралырга мөмкин», - дип өстәде Гурулев.

Отставкадагы хәрби җитәкче контрактчыларны хәрби хезмәткә туплауны бүгенге көндәге төп бурыч дип атады. «Бүгенге көндә 150 меңгә якын кеше тупланган инде, бу – бер атна элеккеге мәгълүматлар», - диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хәрби хезмәткә чакыру яшенең чикләре 18 яшьтән 30 яшькә кадәр тәшкил итәчәк. Элегрәк ул 21 яшьтән 30 яшькә кадәр тәшкил итәр дип фаразланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100