news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада мобилизациядән кичектерү турындагы указның гамәлдә булуын дәвам итүен әйттеләр

Россиядә РФ Кораллы Көчләре Генераль Штабының күп балалы әтиләрне мобилизациядән кичектерү турындагы указы гамәлдә булуын дәвам итә. Дәүләт Думасының саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов РФ Саклану министры җавабына сылтама белән шулай дип белдерде.

«Саклану комитетының 2023 елның 26 гыйнварында Россия Федерациясе Саклану министрлыгыннан үз мөрәҗәгатенә рәсми җавап алуы хакында искәртәсем килә. Анда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Генераль Штабының 2022 елның 4 октябрендәге күрсәтмәсе гамәлдә булуын дәвам итүе хакында әйтелә», - дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Искәртеп узабыз, Россиядә өлешчә мобилизация РФ Президенты Владимир Путин указы белән рәсми рәвештә узган елның 21 сентябреннән 28 октябрьгә кадәр үткәрелде. Әмма аның тәмамлануы турындагы указга кул куелмады. Кремльдә шул хакта указ чыгару турындагы үтенечкә әлеге мәсьәлә Саклану министрлыгы карамагында дип җавап бирделәр, шулай ук бу мәсьәләдә инде «нокта куелуын» искәрттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100