news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Думада мигрантларның рус телен белмәүче балаларын мәктәпкә алмаска тәкъдим итәчәкләр

Чит ил гражданнары балаларының рус телен белүенең тиешле дәрәҗәсен расламыйча, Россия мәктәпләренә кабул итүне тыя торган закон проектын РФ Дәүләт Думасына кертәчәкләр. Бу хакта парламент түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте.

«Мигрант балаларын мәктәпкә кабул иткәндә <...> рус телен белүне расламыйча, гомуми белем бирү оешмаларына кабул итүгә тыю кертергә тәкъдим итәбез», - дип китерә аның сүзләрен РИА Новости.

Элегрәк Дәүләт Думасының берничә депутаты федераль министрлар кабинетына россиялеләргә чит ил гражданнарына арендага торакны бары тик килешү буенча һәм 1 елдан да артык булмаган вакытка тапшырырга куша торган проектлар юллады. Шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгында Россия территориясендә легаль булмаган рәвештә яшәүче 20 меңгә якын мигрантны илдән чыгарып җибәрү планнары турында хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot