news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операция башлангач китүчеләрне чит ил агентлары дип танырга тәкъдим ителде

РФ Дәүләт Думасы Дәүләт корылышы һәм закон чыгару комитеты әгъзасы, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, Николай Брыкин Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң илдән китүчеләрне чит ил агентлары дип тану өчен закон чыгару инициативасын әзерләүне башлап җибәрергә ниятли. Ул бу турыда үзенең Telegram-каналында язган.

«Мин инде берничә тапкыр махсус хәрби операция башлангач качып китүчеләр турында сөйләдем, алар Ватанга хыянәт итүчеләр дә», - дип белдерде парламентарий.

«Аларның кайберләре әле чит илдә булганда, Россиядә акча эшли һәм аны безнең икътисадтан тартып ала» - дип өстәде депутат.

Брыкин фикеренчә, «Россиядә яшәүче һәр кеше алга таба бу хурлыклы кешеләр белән нәрсә булачагы турында»гы сорауны бирә.

«Мин үзем өчен ачык карар кабул иттем - илдән китүчеләрне чит ил агентлары дип тану турындагы законны башлап җибәрәчәкмен», - дип йомгаклады Дәүләт Думасы депутаты.

Декабрь башында Федерация Советының Дәүләт төзелеше һәм Конституция законнары комитеты рәисе Андрей Клишас мобилизация башланганнан соң киткән россиялеләр өчен чикләүләр кертү булу мөмкинлеген әйтте, аннары тиешле закон проектын эшләүне раслады. Соңрак Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Россия Федерациясеннән китүчеләргә ташламаларны гамәлдән чыгарырга һәм кире кайту өчен нинди дә булса преференцияләр бирмәскә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot