news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Думада машина белән идарә итү тыелган затлар исемлегендәге үзгәрешләр турында искәрттеләр

Россиядә 2025 елның 1 сентябреннән медицина күзлегеннән автомобиль белән идарә итү тыелган затлар исемлегендәге үзгәрешләр үз көченә. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Леонид Огуль РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Яңартылган исемлек нигезендә, психологик үсештә гомуми тайпылышлары булган затлар (мәсәлән, аутизм шуңа карый) транспорт чарасы белән идарә итә алмаячак.

Депутат сүзләренчә, әлеге яңалык үзен аклый, чөнки мондый тайпылышлар кешенең автомобиль белән куркынычсыз идарә итү сәләтенә сизелерлек йогынты ясарга мөмкин.

Моннан тыш, Огуль сүзләренчә, исемлектә «ахроматопсия» термины (кешеләр дөньяны аклы-каралы тоннарда күрә торган нәселдән килә торган сирәк авыру) «төсләрне күрү аномалиясенә» алыштырылган.

Ул билгеләп үткәнчә, барлык үзгәрешләр дә гамәлдәге нормаларны ачыклауга һәм актуальләштерүгә юнәлдерелгән. Машина йөртүчеләр өчен алар җитди нәтиҗәләргә китермәячәк.

«Шуны истә тотарга кирәк, медицина тикшерүенең төп максаты - юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, һәм бу өлкәдәге теләсә нинди үзгәрешләр нәкъ менә шул максатка ирешүгә юнәлдерелергә тиеш», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot