news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада мәктәп укучылары өчен кышын транспортта йөрүне бушлай итү тәкъдиме белән чыктылар

Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов (ЛДПР) РФ транспорт министры Виталий Савельевка кышкы чорда мәктәп укучылары өчен җәмәгать транспортында йөрүне бушлай итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Кышкы чорда урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен җәмәгать транспортында йөрүне бушлай итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне каравыгызны сорыйм. Чөнки җәмәгать транспортыннан файдалана алмау баланың сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, 2021 елның язында билеты булмаган яки юл хакын түли алмаган 16 яшькә кадәрге балаларны транспорттан мәҗбүри рәвештә төшереп калдыруны тыя торган закон үз көченә керде. Шул ук вакытта, юлга түләмәгән очракта салоннан төшеп калуны таләп итүче җәмәгать транспорты хезмәткәрләренең башбаштаклыгы турында хәбәрләр гаммәви мәгълүмат чараларында әледән-әле дөнья күрә.

Власов билгеләп үткәнчә, мондый очраклар кышкы чорда да күзәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100