news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада мәктәпләр һәм балалар бакчаларында Wi-fiны гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр

Интернет дәрес үткәрергә комачаулый һәм балаларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый, ди депутат Иван Сухарев.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасында мәктәпләр һәм балалар бакчаларында Wi-fiны гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр. Депутат Иван Сухарев шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Парламентарий мәгариф министры Ольга Васильевага шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Сухарев фикеренчә, интернет дәрес үткәрергә комачаулап кына калмый, балаларның сәламәтлегенә дә тискәре йогынты ясый.

Европада мәктәпләр һәм балалар бакчаларында Wi-fiны тыю буенча тиешле чаралар күрәләр. Аерым алганда, Франциядә мәгариф учреждениеләрендә Wi-fiны тыю турындагы законны 2015 елда ук кабул иткәннәр, дип искәртә депутат.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100