news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада җир кишәрлекләрен ипотекага беренче кертем буларак кулланырга тәкъдим иттеләр

Әлеге яңалык бигрәк тә күп балалы гаиләләрнең беренче взносны түләргә мөмкинлекләре булмаганга кертелә.

Думада җир кишәрлекләрен ипотекага беренче кертем буларак кулланырга тәкъдим иттеләр
Рамиль Гали

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов ташламалардан файдаланучыларның төрле категорияләренә бушлай бирелә торган җир кишәрлекләрен ипотека рәсмиләштергәндә беренче кертем сыйфатында куллануны рөхсәт итәргә тәкъдим итте.

Парлементарийның тәкъдиме РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы каравына тапшырылды, дип хәбәр итә RT.

Депутат сүзләренчә, әлеге башлангыч барыннан да элек күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, чөнки аларның еш кына беренче кертемне түләргә хәлләреннән килми.

Шул ук вакытта, Власов ташламалардан файдаланучыларга бүлеп бирелә торган җирнең минималь бәясен закон нигезендә беркетергә тәкъдим итә. Кишәрлекнең кадастр бәясе 1 миллион сумнан да кимрәк булырга тиеш түгел, дип ышана ул.

Әлеге тәкъдим шуның белән бәйле: кешеләргә еш кына иң арзанлы җир кишәрлекләре бүлеп бирәләр, аларда инфраструктурага бәйле проблемалар аркасында нәрсә дә булса төзүе кыенга туры килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100