news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Игезәкләр һәм өч игезәкләр туганда иминият стажын киңәйтергә тәкъдим ителде

Игезәкләр һәм өч игезәкләр туганда иминият стажын киңәйтергә тәкъдим ителде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Дәүләт Думасы депутатлары ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән чорда, шулай ук беренче бала белән декрет ялы тәмамланганчы икенче сабый туганда, иминият стажын киңәйтүне күздә тоткан төзәтмәләр әзерләде. Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Иминият стажы иминият пенсиясенә хокукны һәм аның күләмен билгеләгәндә исәпкә алына. Хәзерге вакытта, Нилов сүзләренчә, күп балалы йөклелек очрагында, балалар санына карамастан, хатын-кызга иминият булмаган чорның 1,5 елы гына исәпләнә.

«Бу - гадел түгел, шуңа күрә төзәтмә һәр баланы карау буенча һәркайсына 1,5 елны иминият стажына кертүне күздә тота. Ягъни игезәкләрне карау – 3 ел иминият стажы, өч игезәкне карау - 4,5 ел һәм башкалар», - дип аңлатты депутат.

Ул билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр икенче бала беренчесен карау буенча декрет ялы тәмамланганчы туган очракларга да кагылачак.

«Әзерләнгән төзәтмә ике баланы карау чорын аның чынлыктагы дәвамлылыгы буенча гомумиләштерүне күздә тота. Мәсәлән, бүген, әгәр икенче бала беренчесенә бер яшь тулгач туган икән, иминият стажына гомумән алганда 2,5 ел гына кертеләчәк, ә төзәтмә буенча 3 ел – һәр балага 1,5 ел каралган», – дип ачыклык кертте Нилов.

news_right_1
news_right_2
news_bot