news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада газ белән тәэмин итү иминлеге буенча эшче төркем төзеләчәк

Энергетика комитеты рәисе Павел Завальный эшче төркем оештыру турындагы тәкъдим урын алган хатның Дәүләт Думасы рәисе исеменә җибәрелүен әйткән.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт Думасында торак йортларны газ белән тәэмин итү иминлеге мәсьәләләре буенча эшче төркем оештырылачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Дәүләт Думасының Энергетика комитеты рәисе Павел Завальныйга сылтама ясап хәбәр итә.

Павел Завальный эшче төркем оештыру турындагы тәкъдим урын алган хатның Дәүләт Думасы рәисе исеменә җибәрелүен әйткән.

Газ белән тәэмин итү иминлеге өлкәсендә депутатлардан килгән тәкъдимнәр мөмкин кадәр исәпкә алынырга тиеш, дип саный комитет рәисе. Аларга оештыру һәм техник чаралар керә. Моннан тыш, Павел Завальный газ баллоннарын куллануга контроль булмавына бәйле проблема хакында да искәрткән.

«Аларны аттестацияләү системасы югалган. Газ баллоннарыннан файдалануга карата контроль булмау сәбәпле, йөзләгән кешенең гомере өзелә. Мондый проблема да бар, ул хәл итүне көтә», - дигән Энергетика комитеты рәисе.

  • 14 гыйнварда Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә – 5, ә 31 декабрьдә Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә торак йорт подъезды җимерелеп төшү сәбәпле 39 кеше һәлак булды. Бу очракта да көнкүреш газы шартлаган дип фаразлана.
     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100