news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эшләүче пенсионерларны иминият взнослары түләүдән азат итәргә тәкъдим иттеләр

Эшләүче пенсионерларны иминият взнослары түләүдән азат итәргә һәм мәҗбүри пенсия иминияте системасыннан чыгарырга тәкъдим ителә. ЛДПР партиясе Дәүләт Думасына шул хактагы закон проекты тапшырган, Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов үзенең телеграм-каналында документның проектын урнаштырган.

Эш бирүчеләрнең иминиятләштерелгән хезмәткәрләре өчен түли торган иминият взнослары тарифы эшләүче пенсионерлар өчен дә, башка хезмәткәрләр өчен дә бер үк. Шул ук вакытта, 2016 елдан эшләүче пенсионерларга пенсия индексацияне исәпкә алмыйча түләнә, диелә аңлатма язуында.

Эшләүче пенсионерларның, шул вакыт өчен түләнгән взносларны исәпкә алып, ел нәтиҗәләре буенча яңадан исәпләү ярдәмендә пенсиянең күләмен арттыру мөмкинлеге бар, әмма моның өчен гамәлдәге коэффициентлар бик кечкенә.

Депутатлар мондый пенсионерларны иминиятләштергән затларга кертмәскә тәкъдим итә, бу ел саен пенсияне һәм аңа фиксацияләнгән түләүне индексацияләргә мөмкинлек бирер иде. Әмма, шул ук вакытта, эш бирүчеләр тиешле взнослар түләмәгәнлектән, иминият пенсиясе күләмен яңадан исәпләп булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100