Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Думада декреттагы хатын-кызлар өчен кредит буенча штрафларны бетерергә тәкъдим иттеләр
Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары төркеме бала карау ялында булган хатын-кызлар өчен кредитлар буенча пенялар һәм штрафларны гамәлдән чыгару турында закон проектын әзерләгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Документ Дәүләт Думасына кертелгән. Проект декрет ялының бөтен чорына кредитны вакытында түләмәгән өчен пенялар исәпләүгә мораторий кертүне һәм бурычны исәптән чыгаруны күздә тота. Слуцкий ассызыклаганча, инициатива керемнәре кимегән вакытта финанс кыенлыклар кичерүче гаиләләргә ярдәм итәчәк.
Чара бер балалы аналарга да, күп балалы гаиләләргә дә кагылачак. Депутатлар шулай ук хатын-кызлар өчен Әниләр көне уңаеннан өлешчә амнистия тәкъдим итүче проект әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз