Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Думада декабрь өчен коммуналь хезмәтләргә түләү вакыты турында искәрттеләр
Декабрь өчен торак-коммуналь хезмәтләргә 12 гыйнварга кадәр түләргә кирәк. 10 гыйнвар шимбәгә туры килә, шуңа күрә 12сенә кадәр пенялар исәпләнмәячәк. Бу хакта РИА «Новости»га Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Аксененко хәбәр итте.
«Яңа елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләрне түләү вакыты 10сыннан 15енә күчә. Әмма 2026 елның беренче ике аенда бу үзгәреш әлегә гамәлдә булмаячак. Декабрь өчен 12 гыйнварга кадәр түләргә кирәк булачак, чөнки 10нчы гыйнвар шимбәгә туры килә. Бу көннәрдә пенялар исәпләнмәячәк», - дип билгеләде Аксененко.
Парламентарий шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә банк һәм почта бүлекләренең кайберләре эшләмәячәк, дип искәртте. Моны түләүләрне планлаштырганда исәпкә алырга кирәк, диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз