news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада дәүләт хисабына шифаханәдә дәвалана алучы категорияләрне атадылар

Россиядә гражданнарның кайбер категорияләре дәүләт хисабына шифаханә-курорт оешмаларында бушлай дәвалана ала. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә һәм Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сүзләрен китерә.

Аның сүзләренә караганда, мондый мөмкинлектән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шулай ук Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт һәм Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиациядән зыян күрүчеләр файдалана ала. Моннан тыш, һәлак булган яки вафат булган сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышы катнашучыларының һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының гаилә әгъзалары шифаханәләрдә бушлай дәвалана ала.

Гражданнар ел саен 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын сайларга хокуклы – акчалата компенсация буларак яисә шифаханәдә дәвалану һәм ял итү урынына бару һәм кайту өчен түләү рәвешендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100