news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада дача хуҗаларына мунча һәм сарайга кайсы очракларда салым түләнмәвен аңлаттылар

Думада дача хуҗаларына мунча һәм сарайга кайсы очракларда салым түләнмәвен аңлаттылар
Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

Кайбер очракларда дача хуҗалары участоклардагы мунча, сарай һәм бәдрәфләргә салым түләмәү хокукына ия. Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шушы очракларга ачыклык кертте.

Аның сүзләренчә, әгәр алар ныклы фундаменты булган хуҗалык корылмалары икән, бу очракта салым түләргә кирәк.

«Икенче очракта әлеге корылмалар (мунча, бәдрәф, сарай, теплица һ.б.) капиталь төзелеш объектлары дип саналмый һәм гражданнар аларга салым түләргә тиеш түгел», - дип искәртте депутат.

Росреестрда билгеләп үтүләренчә, әгәр корылманың фундаменты һәм капиталь объект төсмерләре булса, бу очракта сарай, мунча яки бәдрәф теркәлергә тиеш.

«Аннары ул мондый күчемсез милек өчен салым түләргә бурычлы», - диде депутат.

Гаврилов искәртеп үткәнчә, Салым кодексы буенча дача хуҗалары шәхси участокта торгызылган бер хуҗалык корылмасына салым түләүдән азат ителә. Моның өчен аның мәйданы 50 квадрат метрдан артмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100