Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Думада бөтен ил буенча күпбалалы гаиләләр өчен бердәм ташламалар кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары бөтен ил буенча күпбалалы гаиләләргә бердәм ташлама кертү тәкъдимен Хөкүмәткә кабат юлларга җыена. Бу хакта депутат Сергей Миронов хәбәр итте дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, мондый чаралар яшәгән төбәккә һәм гаиләнең керем дәрәҗәсенә бәйле булмаска тиеш.
Миронов искәрткәнчә, элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына һәм Халык фронтына күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең бердәм стандартларын 2025 елның 1 ноябренә кадәр әзерләргә боерды.
Депутатлар төгәл ысуллар тәкъдим итә. Алар арасында – транспортта бушлай йөрү, мәктәптә ике тапкыр туклану, мәктәп формасы бирү, транспорт салымыннан азат итү, бушлай парковка, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләрне түләүгә кимендә 50 процент ташлама бар.
Бу чаралар барысы да мохтаҗлык критерийларын исәпкә алмыйча гына бирелергә тиеш, диде Миронов.
Шулай ук Миронов хәзерге вакытта күпбалалы гаиләләргә ташламалар төбәк хакимиятләре карарына бәйле булуына да борчыла. Бер субъектта керем дәрәҗәсе исәпкә алына, ә икенчесендә – юк. Аның сүзләренчә, бу мөһим демографик функция үтәүче гаиләләр арасында хокуклар тигезсезлегенә китерә. Ул мондый хәлне гадел түгел дип саный.
Шулай ук ул искәрткәнчә, күпбалалы гаиләләрнең федераль статусын кертү һәм бердәм ташламаларны ныгыту инициативасын фракция беренче мәртәбә 2021 елда ук тәкъдим иткән, аннан 2023 елда кабат керткән. 2024 елның гыйнварында Президент күпбалалы гаиләләрнең бердәм статусын указ белән билгеләде, әмма ташламалар әлегә төбәкләр карамагында калды.
Гаиләләргә булышу «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз