news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Думада барлык гаиләләргә дә ана капиталын өлешчә акчалата бирү мөмкинлеген караячаклар

Россиядә, керемнәре нинди булуга да карамастан, ана капиталын алу хокукына ия барлык гаиләләргә дә аның 5 процентын акчалата бирү мөмкинлеген карарга ниятлиләр. Шул хактагы закон проектын парламентның түбән палатасына язгы сессиядә тапшыру күздә тотыла. Аны әзерләүчеләрнең берсе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая «Известия» газетасына шулай дип белдерде.

Проектның аңлатма язуыннан күренгәнчә, «акчалар гаилә ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен билгеләнгән товарлар һәм хезмәтләргә тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә китәчәк». Хөкүмәткә аларның исемлеген расларга тәкъдим ителә, диелә документта.

Компенсация ана капиталының күпмедер өлешен төп юнәлешләрнең берсенә сарыф итәргә өлгергән гаиләләргә генә түләнәчәк. Акчаны бер тапкыр бирү күздә тотыла, дип искәртте Буцкая.

news_right_1
news_right_2
news_bot