Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балалар ризыкларына өстәмә кыйммәткә салымны 5 процентка киметергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы депутатлары Сергей Миронов һәм Яна Лантратова Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин исеменә Россиядә җитештерелгән балалар ризыкларына өстәмә кыйммәткә салым ставкасын 5 процентка кадәр киметү инициативасы белән мөрәҗәгать юллады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Инициатива авторлары фикеренчә, бу җитештерү чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, балалы гаиләләр өчен сыйфатлы ризыкларны тагын да үтемлерәк итеп, ваклап сату бәяләренең төшүенә китерәчәк. Алар фикеренчә, бу шулай ук чит ил продукциясе фонында үзебезнең товарларның көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, хатта балалар ризыклары җитештерүче предприятиеләр өчен табышка салым ставкасын киметү тәкъдиме дә бар.
Депутатлар билгеләп үткәнчә, тармакка импорт өлешенең югары булуы һәм инфляцияне узып китә торган бәяләр үсеше тискәре йогынты ясый. Алар өстәмә кыйммәткә салымны киметү Россия производствосын үстерүгә этәргеч булачагына ышаныч белдерде.
Яна Лантратова сүзләренчә, тәкъдим ителгән чаралар бизнеска ярдәм итү өчен генә түгел, ә гаилә институтын ныгыту, аналарга булышу һәм илнең киләчәген тәэмин итү өчен дә кирәк. Ул балаларның сәламәтлеге бәяләр вазгыятенә яки тышкы икътисади чикләүләргә бәйле булмаска тиешлеген искәртте.
Балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз