news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада армиягә барудан качып котылырга теләгән студентлар белән көрәшү ысулын тапканнар

Югары уку йортларын тәмамлаучылар, армиягә барудан качып котылу максатыннан уку йортларына керергә кызыкмасын өчен, үз белгечлекләре буенча берничә ел эшләргә тиеш. Бу хакта NEWS.ru интернет-басмасы Дәүләт Думасының яшьләр сәясәте комитеты рәисе урынбасары Александр Толмачевка сылтама белән хәбәр итә.

Толмачев билгеләп үткәнчә, мондый чаралар армиягә баруны кичектерү өчен китапханәдә яки музейда эшләү кебек белгечлекләр сайлаган яшьләрне иләк аша үткәрергә ярдәм итәчәк.

Ул шулай ук хәзерге вакытта хәрби хезмәткә барудан качу өчен югары уку йортына яки аспирантурага керү омтылышлары киң таралган, дип өстәде. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән кичектерүләрне чыннан да укырга һәм белгечлек буенча эшләргә теләүчеләр генә түгел, ә армиягә барудан качып калырга омтылучылар да куллана. Студентлар һәм аспирантларның уй-ниятләрен контрольдә тоту бик катлаулы, шуңа күрә белгечлек буенча күпмедер вакыт эшләүне мәҗбүр итеп куярга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100