news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада ана капиталын дача сатып алуга тоту мөмкинлеге хакында сөйләделәр

Думада ана капиталын дача сатып алуга тоту мөмкинлеге хакында сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиялеләр ана капиталы акчасын шул исәптән бакчачылык җәмгыятендә йорт сатып алу өчен дә сарыф итә алачак. Әмма биредә истә тотылырга тиешле кайбер нечкәлекләр дә бар. Дәүләт Думасы депутаты, Мәскәү өлкәсе Бакчачылар берлеге рәисе Никита Чаплин «Российская газета»га биргән интервьюсында гаиләгә ана капиталын йорт сатып алу һәм ремонтлауда файдаланырга мөмкинлек бирсеннәр өчен дачаның нинди критерийларга җавап бирергә тиешлеге турында сөйләде.

Искәртеп узабыз, беренче бала тугач гаиләләргә – 631 мең, икенче сабый дөньяга килгәч 834 мең сум түләнә. Әгәр гаилә түләүне инде алган булса, ата-аналарга икенче бала өчен өстәмә рәвештә 203 мең сум акча биреләчәк.

«Ана капиталын индексацияләү гаиләләргә акчаны «зур әйберләр» сатып алуга тотарга мөмкинлек бирәчәк, бу гаиләләр өчен яхшы ярдәм булачак. Шуларның берсе - дача», - дип искәртте Чаплин.

Гомуми кагыйдә буенча сертификатны балага 3 яшь тулгач дача сатып алуга сарыф итәргә мөмкин. Депутат аңлатканча, биредә беренчел взносны түләү яки ипотеканы каплау искәрмә булып тора. Бу очракларда гаиләләргә бала тугач яки уллыкка алганнан соң ук ана капиталы акчасын тотарга рөхсәт ителә.

«Биредә ана капиталының йорт/дачага гына тотарга рөхсәт ителүен исәпкә алырга кирәк, ә җир кишәрлегенә мөстәкыйль рәвештә түләргә туры киләчәк», - дип өстәде парламентарий.

Ул башка мөһим шартларны да атады: йорт шәхси торак төзелеше рәсми статусына ия һәм даими яшәү өчен яраклы булырга тиеш. Анда шулай ук теркәлү мөмкинлеге һәм балаларның да «үз өлеше» булуы мәҗбүри: ягъни йортның, балаларны да кертеп, гаиләдәге барлык әгъзаларның милке итеп рәсмиләштерелүе шарт.

«Гаиләгә өлешләр бүлү өчен алты ай вакыт бирелә», - дип өстәде Чаплин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100