Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Думада ана капиталын автомобиль сатып алуга тоту мөмкинлеген карарга тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасында күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ана капиталы акчасына автомобиль сатып алырга рөхсәт итү тәкъдиме белән чыктылар. Шул хактагы закон проектын бүген Россия парламентының түбән палатасына тапшырачаклар, дип яза «Российская газета».
Илнең кайбер төбәкләрендә (Бурятия Республикасы, Калининград һәм Ростов өлкәләре) ана капиталын автомобиль сатып алуга сарыф итә алсалар да, федераль дәрәҗәдә мондый мөмкинлек юк.
Депутатлар билгеләп үткәнчә, бүген машина бәяләре шактый югары һәм күп балалы, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең автомобильне мөстәкыйль рәвештә сатып алу мөмкинлеге юк диярлек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз