news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада 2025 елда пенсиягә өстәмә түләүләрдә үзгәрешләр турында сөйләделәр

Думада 2025 елда пенсиягә өстәмә түләүләрдә үзгәрешләр турында сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ»

Киләсе елдан Россиядә туендыручыны югалту буенча пенсияне мәрхүм хәрби хезмәткәрләрнең балаларын караучы тол хатыннары яки тол ирләре ала алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин хәбәр итте.

«Бу хәрби җәрәхәтләр алу нәтиҗәсендә һәлак яки вафат булган хәрбиләрнең, шулай ук ирекле формированиеләрдә катнашучыларның тормыш иптәшләренә кагыла», - дип аңлатты парламентарий NEWS.ru белән әңгәмә вакытында.

Карауга мохтаҗ булган пенсионерлар киләсе елдан компенсацияне турыдан-туры счетларына ала алачак, дип өстәде ул. Парламентарий сүзләренчә, әлеге чара пенсионерның туганнарын түләүләрне махсус органнар аша рәсмиләштерү зарурлыгыннан коткарачак.

Чаплин билгеләп үткәнчә, өстәмә түләүләргә 80 яшен билгеләп үтәчәк пенсионерлар, шулай ук I төркем инвалид булган гражданнар исәп тота ала, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100