news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Думада 2022 елда пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы закон кабул ителде

Россия Президенты Владимир Путин 12 гыйнварда Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмәдә пенсияләрне индексацияләү күләме инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булырга тиешлеге хакында искәртте.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы 2022 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы закон проектын соңгы өченче укылышта хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, бу хактагы карар бертавыштан кабул ителгән.

Документ Федерация Советының 26 гыйнварда узачак утырышының көн тәртибе проектына кертелгән инде.

Парламентның түбән палатасы беренче вице-спикеры Александр Жуков элегрәк Россиядә пенсиянең уртача күләме 18 мең 984 сум тәшкил итәргә тиешлеге турында хәбәр иткән иде. 

Россия Президенты Владимир Путин 12 гыйнварда Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмәдә пенсияләрне индексацияләү күләме инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булырга тиешлеге хакында искәртте.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә бик тә мөһим, чөнки ул миллионлаган гражданга кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100